Спорт төбәге имиджына зыян

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Игорь Марченко китергән статистика, илдә әйдәп баручы спорт төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан имиджын бозды да куйды. Аның әйтүенчә, узган елда республикабызда хәмердән агулану очраклары  – 40 процентка, Казанда исә бөтенләй дә ике тапкыр ярымга арткан. Марченко үзенең чыгышында республика кибетләрендә легаль төстә сатылган аракы күләменең 24 процентка кимегәнлеген  искәртеп үтте.  Шул ук вакытта Татарстанда хәмердән агулануларның рекордлы саны теркәлгән. Узган елда теге яки бу мәҗлесләрдән соң 1,5 меңнән артыграк кеше хастаханәгә эләккән. Төбәктә сыйфатсыз хәмер эчүдән үлем-китем очраклары 15 процентка арткан  –  ел дәвамында 335 кеше начар аракы эчеп харап булган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, үз чиратында, төбәктә исерек хәлдә җинаять кылу очракларының ишәюенә борчыла. Боларның барысы да республикада яшәүчеләрнең күбрәк эчә башлаганлыклары турында сөйли.

 

Легаль булмаганына күчү

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина “Русская планета” басмасы хәбәрчесенә белдергәнчә, татарстанлылар асылда төбәккә контрабанда юлы белән Казахстаннан кертелә торган ялган аракы һәм коньяктан зыян күрә.

– Коньяк белән аракы күрше дәүләттән 2012 елның маенда аеруча күп кертелә башлады, – диде Хәбибуллина. – Шул ук вакытта Россиядә алкогольгә акцизлар тагын бер тапкыр күтәрелде, шуңа күрә табыш артыннан гына куу ягын караган намуссыз эшмәкәрләргә Казахстанда аракы сатып алып, шуны Татарстанга китерү бик отышлы эшкә әйләнде. Соң, китерү чыгымнарын исәпкә алып та, җирле продукциядән арзанга төшә ич... Тик закон кысаларына сыешмый торган гамәл бу, чөнки таможня кагыйдәләре физик затларга пошлина түләмичә 5 литрга кадәрге күләмдә генә алкогольле продукция (бер кешегә) кертү мөмкинлеге бирә. Шуңа да карамастан, контрабанда ташкыны һаман агыла тора. 2013 елда Россиядә аракы бәясе артып, ярты литрлы шешәсе 170 сум тәшкил итте. Ә быел без аның 199 сумга кадәр җитүен көтәбез. Ләкин аңа карап кешеләрнең хезмәт хаклары артмый бит, шуңа күрә алар очсызлырак хәмер эзли. Бу исә контрабандага ихтыяҗ китереп чыгара. Кызганычка, татарстанлылар Казахстан хәмеренең сыйфатына әлләни игътибар биреп тормый. Ә бит бу хәмер башлыча куркынычсызлык-иминлек таләпләренә җавап бирми.  Контрабанда юлы белән кертелә торган коньякка күпме  экспертиза үткәреп тә, аның составында коньяк спирты табуга ирешмәдек. Гадәти этил спиртына буяулар һәм тәмләткечләр кушалар да  – шуның белән шул. Казахстанның аракысы да ГОСТ таләпләренә туры килми. Ә менә шешәләре, әйтергә кирәк, тел-теш тидергесез. Чөнки Казахстан җитештерүчеләре шешә һәм бөкеләрне Кытайдан сатып ала. Шешәләре карап торышка, чыннан да, матур, әйбәт эшләнгән. Россиядә аракы шешәләрен болай матур итеп ясый белмиләр әле.

Хәбибуллина әйтеп узганча, хәмер продукциясен Татарстанга кечкенә йөк машиналары – “Газель”ләрдә кертәләр. Республикага алар Оренбург, Самара өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы аша килә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, контрабанда ташкынын “буарга” тырышып, постлар куя-куюын. Әмма контрабанда белән кәсеп итүчеләр генә полициядән курыкмый. Чөнки алар күп дигәндә 2,5 мең сумлык штрафтан һәм дә йөкләрен конфикацияләүдән башка берни булмаячагын бик яхшы аңлый ич. Полициягә эләкмичә генә берничә рейс ясалса, чыгымнары каплана дигән сүз. Шуңа күрә контрабанда белән шөгыльләнүчеләр товарны кечкенә партияләр белән, әмма ешрак китерергә тырышалар. Контрафакт хәмерләрен минимаркетлар, кафе, “шашлычная” һәм “рюмочная” лар аша саталар. Ялган аракы һәм хәмерне Интернет челтәре аша сату да җайга салынган.

Шулай итеп, Казахстан хәмере Татарстан икътисадына һәм гражданнар сәламәтлегенә зыян салуын дәвам итә. Хәер, безгә генә түгел, башка төбәкләргә дә. Әнә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 20 гыйнвар көнне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында Казахстан белән чиктәш барлык төбәкләрнең, шул исәптән Идел буе төбәкләренең дә ялган аракыдан гарык булганлыкларын искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International