Шул ук вакытта бу бәя боерык кабул ителгәннән соң 2014 елның 1 августына кадәр генә гамәлдә булачак, шуннан соң тагын артып, 0,5 литры 220 сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, аракының ваклап сатудагы минималь бәясе башта 17 процентка, аннан соң тагын 10,5 процентка үсәчәк.
Боерык проектында шулай ук брендига (0,5 литрлы шешәдәге әзер продукция бәясе – 293 сум), коньякка (322 сум) ваклап сатудагы минималь бәяләре билгеләнгән.
Хәзергә исә бу бәяләр 250 сум (үсеш – 17,2 процент) һәм 280 сум (үсеш – 15 процент) тәшкил итә. “Росалкогольрегулирование” моңа кадәр алкогольле продукциягә минималь бәяне үзгәртү зарурилыгын барыннан да бигрәк 2014 елда катылыгы 9 проценттан арткан хәмер продукциясенә акциз суммасының артуы (сусыз спиртның бер литры өчен 400 дән 500 сумга кадәр) белән аңлаткан иде.
Моннан тыш планда тотылган бәя арттыру 2014 елда газ һәм электр энергиясенә бәяләрнең 2013 ел башындагыга караганда шактый ук артуы белән бәйле. Шул ук вакытта бәяләрне билгеләгәндә азык чималыннан этил спирты җитештерүдә ашлык катнашмасы сыйфатында файдаланыла торган арыш, бодай һәм арпа бәясе, коньяк һәм шәраб дистиллятларын җитештерүдә чимал сыйфатында файдаланыла торган виноград бәясе үзгәрү дә исәпкә алына.
“Росстат” мәгълүматларына караганда, 2013 елда Россиядә аракы җитештерү 12,3 процентка (85,7 млн дал күләменә) кимегән. Алданрак кайбер экспертлар бөтенләй дә 15-17 процентка кадәр кимүне фаразлаган иде.
Топ-җитештерүчеләр бишлегеннән фәкать “Татспиртпром” да гына үсеш теркәлгән (плюс 35,6 процент). Коньяк җитештерүчеләр исә 2013 елны аракы җитештерүчеләргә караганда да начаррак күрсәткечләр белән төгәлләгән. Боларының җитештерү күләме 23,9 процентка (7,4 млн дал күләменә) кимегән.
Россиядә сыра җитештерү 8,5 процентка (890 млн дал күләменә), шәраб җитештерү – 7,7 процентка (33,9 млн дал күләменә) түбәнгә тәгәрәгән.