Гараж тарихы

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Машинага ия булу – бер хәл. Сөекле “тимер ат”ны кую урыны да кирәк бит. Ә инде ул шәһәр үзәгендә дә булса... Машина хуҗасы өчен моннан да зур бәхет буламы!..

Тик Әлмәт районында яшәүче Р.А.Шәйдуллин башкача уйлаган, күрәсең. Шәһәр үзәгеннән сатып алган гаражыннан бөтенләй башка максатта файдаланырга карар кылган.

Шулай итеп, гараж хәмер продукциясе складына әйләнгән дә куйган. Гараж хуҗасы билгеле бер вакыт эчендә шәһәрдә яшәүчеләргә Казахстаннан китерелгән алкогольле эчемлекне кечкенә генә партияләр белән сатып яткан. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Әлмәт территориаль органы һәм Әлмәт районы буенча Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләренең уртак гамәлләре нәтиҗәсендә законсыз “идән асты” бизнесына чик куелды. Зирәк “эшмәкәр”дән республика территориясенә законсыз кертелгән 3338 шешә аракы һәм коньяк тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ  тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International