2014 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча планнан тыш 5 тикшерү (сәүдә объектларында яраклылык срогы чыккан товарларның бармы-юкмы икәнлеген ачыклау максатыннан) үткәрде. Дүрт очракта мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән фактлар ачыкланды. Кибет киштәләрендә барлыгы 3421 сумлык сыйфатсыз товарның сөрсеп ятканлыгы билгеләнде. Тикшерүләр материаллары “Роспотребнадзор” ның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсенә җибәрелде, хуҗалык итүче субъектларга ачыкланган закон бозуларны юкка чыгару буенча күрсәтмәләр тапшырылды.
Саклау вакыты чыккан товарларны зур күләмдә ачыклау исә Чистай прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектәге эш нәтиҗәсендә мөмкин булды. Тикшерүләр барышында дүрт челтәр кибетендә барлыгы 26051 сумлык саклау вакыты чыккан товар табылды. Тикшерүләр материаллары, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы белгечләренең турыдан-туры катнашында, прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан рәсмиләштерелде. Чистай шәһәре прокуроры хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын бозуларны юкка чыгару турында күрсәтмәләр язып җибәрде.
Бу юнәлештәге эш дәвам иттерелә.