“Бу, беренче чиратта, хәмерне сәүдә нокталарында ваклап сатуны рестораннар һәм кафеларда сатудан аерырга теләвебезгә бәйле”, – дип аңлата закон проекты авторы, Дәүләт Думасының акциз салына торган товарларны һәм реклама эшчәнлеген дәүләти җайга салу буенча кече комитеты җитәкчесе Виктор Звагельский.
Документта күздә тотылганча, хәмернең төрле төрләрен катнаштыру юлы белән коктейльләр әзерләү, шулай ук хәмерне башка азык продукциясе белән катнаштыру алкогольле продукцияне җитештерүгә кертелми. Җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү өлкәсендә алкоголь сатуга лицензия алу өчен предприятиедән озак сроклы аренда килешүен таләп итмәүне билгеләү дә күздә тотыла. Җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү өлкәсендә хәмер продукциясен сату гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан ким булмаган җәмәгать туклануы нокталарында гына рөхсәт ителә.
Шул ук вакытта предприятиенең үзенең склад бүлмәләрен булдырмау мөмкинлеге дә карала. Закон проектында балигъ булмаганнарга турыдан-туры хәмер продукциясен сатучылар булып эшләүне тыю, шул ук вакытта официант булып эшләү мөмкинлеге бирү тәкъдим ителә.
Балигъ булмаганнарга хәмер саткан өчен һәм хәмерне закон нигезендә билгеләнгән урыннарда сатуны тыюны санга сукмаган өчен лицензияне судка кадәр юкка чыгару кертелә. Закон проектында шулай ук транспортта җәмәгать туклануы оешмалары тарафыннан хәмер сату буенча таләпләрне тәртипкә салу күздә тотыла.