Җеп очсыз булмый...

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Республикада яшәүче кайберәүләребездә ничек тә җиңел генә акча эшләү омтылышының чиге-чамасы юк...

Әнә 2014 елның 3 февралендә Лениногорскида яшәүче Р.Р. Шәрәпов  алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булган кибетләргә көндәшлек тудырырга маташып булса кирәк, бер кибет янында ук шалкан бәясеннән – 300 сумнан Казахстанда җитештерелгән AL FARABI коньягын сатарга карар иткән. Әле ярый, полиция хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хәсрәт сатучының сәүдә эшчәнлегенә тиз генә киртә куюга иреште. Хәзерге вакытта административ тикшерү кысаларында алыпсатар Р.Р.Шәрәповның хәмерне кайдан, нинди бәядән һәм күпме алганлыгы ачыклана.

2014 елның 6 февралендә Ютазы районында Урыссу шәһәр тибындагы бистәсенең Яшьләр тыкрыгында урнашкан 1 йорт ишегалдында “Volkswagen” автомобилендә Казахстан  Республикасында җитештерелгән хәмерне китереп кенә куйган чагында П.М.Гуменюком дигән гражданин тоткарланды. Шулай итеп, аның машинасыннан 40 шешә “Русская душа”аракысы, 140 шешә “Столичная җизнь” аракысы, 33 шешә “Посольская” аракысы, 3 шешә “Золотое руно” коньягы тартып алынды.

Шул ук көнне, төгәлрәге, шул ук төндә Баулы районында Казан – Оренбург автомобиль юлының  365 нче чакрымында “ВАЗ–21124” автомобилендә Казахстанның алкоголь продукциясен китергәндә  гражданин И.Ф.Инсаповның юлына каршы төшелде.

Шул рәвешле полиция хезмәткәрләре һәм  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең нәтиҗәле эше ярдәмендә контрафакт хәмер кибетләребез киштәләренә эләкми калды. Билгеләнгән үрнәктәге акциз маркалары булмаган Казахстан хәмерен республикабызга китерү фактлары буенча административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International