2014 елның гыйнвар-февралендә “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасындагы идарәсе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белән берлектә Балтач районының сигез сәүдә объектында акциз салына торган товарлар (тәмәке һәм алкоголь продукциясе) белән эш итүдә законны үтәү мәсьәләләре буенча контрольлек чаралары үткәрде.
Тикшерүләр барышында мәгариф хезмәтләре күрсәтү өчен билгеләнгән биналар һәм аларның территорияләреннән 100 метрдан кимрәк ераклыкта урнашкан сәүдә объектларында тәмәке сатуның биш очрагы ачыкланды. Бу исә “Гражданнарның сәламәтлеген үз тирәлекләрендә тәмәке йогынтысыннан һәм тәмәке тартуның аянычлы нәтиҗәләреннән саклау турында” РФ Законын бозу булып тора.
Ачыкланган барлык закон бозу очраклары буенча административ материаллар рәсмиләштерелде. Законны санга сукмаучылар административ җаваплылыкка тартылачак.