Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең 23 август, 2012 ел, №231 боерыгы белән Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләреннән файдалану турында декларацияләр (алга таба – декларацияләр) тутыру тәртибе (алга таба – Тәртип) һәм Продукция төрләре классификаторы расланды. Тәртипнең 8.2, 9.2, 13.5 пунктлары нигезендә, декларацияләрдә лицензияләр турында мәгълүматлар продукция җибәрүгә рәсмиләштерелгән озату документлары нигезендә күрсәтелә. “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” №171-ФЗ Федераль законның 10.2 статьясындагы 1 пункты нигезендә, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенең легальлеген раслаучы документларга кертелә: -товар-транспорт накладное; -таможня декларациясенә кушып бирелә торган белешмә (чит илләрдән кертелгән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция өчен, Таможня берлеге товарлары булып торучы этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциядән тыш) (алга таба – ТДга белешмә); -товар-транспорт накладноена кушып бирелә торган белешмә (Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция өчен, шулай ук Таможня берлеге товарлары булып торучы, чит илләрдән кертелә торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция өчен (алга таба – ТТНга белешмә). Шул рәвешле декларацияләрдә лицензияләр турында мәгълүматлар күрсәтелә: ТТНга белешмәнең “А” бүлегендәге 8 пункты һәм “Б” бүлегендәге 3 пункты нигезендә; яки ТДга белешмәнең “А” бүлегендәге 8 пункты һәм “Б” бүлеге нигезендә.