Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай районына кичке рейд ясаганда Круглое Поле бистәсендә тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату очрагын ачыклады. “Продукты” кибетенең быел инде икенче тапкыр “капкынга” эләгүе бу! Барлыгы 101 шешә (34,7 л) хәмер продукциясе законсыз әйләнештән алынды.