2014 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Әлмәт территориаль органы җитәкчесе тарафыннан үткәрелгән күчмә чара барышында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча Олимпиада призерларын һәм Олимпиадада катнашучыларны бүләкләү тантанасы булып узды.
Чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе, мәгариф идарәсе җитәкчесенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, мәктәп директорлары, Олимпиадада катнашучыларның укытучылары һәм әти-әниләре катнашты. Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Олимпиадада катнашучыларга һәм призерларга грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны әзерләүгә зур өлеш керткән укытучылар да бүләкләнде.
Соңыннан территориаль орган җитәкчесе М.И.Михеева Азнакай ш. һәм Азнакай районында кулланучылар базары торышы һәм аны үстерү проблемалары буенча киңәшмә уздырды.
Шулай ук Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Азнакай шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.