15 февраль көнне Саба районының Явлаштау һәм Килдебәк урта мәктәпләрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучылар арасында үткәрелгән республика Олимпиадасы призерларын котлау, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшыру тантанасы булды.
Олимпиадада уңышларга ирешкән укучыларны бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов, Саба муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” МКУ начальнигы Илфат Фоат улы Шакиров, мәктәп директорлары Нияз Миңнеәхмәт улы Мәүлетов һәм Зөлфәт Фоат улы Гыйбадуллин катнашты.
Ф.Г.Хамматов Олимпиада призерларын котлап, кулланучы буларак аң-белемне арттыруга омтылуларына рәхмәт белдерде һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен алга таба да чарларга чакырды. Ф.Хамматов шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучыларны республика күләмендәге Олимпиадага әзерләүдә катнашкан укытучыларга эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары фәкать мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары тырышлыгы белән генә яшьләрне акыллы һәм актив кулланучылар, намуслы эшмәкәрләрләр итеп тәрбияләп булуын билгеләп үтте.