Соңгы вакытларда Татарстанда яшәүче кайберәүләр Казахстанның көнбатышында урнашкан кечкенә генә Уральск шәһәрен үз итте. Әйе, кечкенә, халкы аз булуга (270 мең кеше яши) карамастан, Уральск үзенең тарихы белән горурлана ала. Ничек кенә горурлана ала әле!
Аңа 1584 елда нигез салынган, 1775 елга кадәр Яицкий шәһәрчеге дип аталып йөртелгән. Уральск белән Александр II, Николай II кебек шәхесләрнең исемнәре бәйле. Генералиссимус А.В.Суворов биредә Емельян Пугачевтан беренче допрослар алган. Азия якларына юл тотканда А.Гумбольдт һәм П.С.Паллас кебек академиклар бу шәһәрдә тукталыш ясаган.
Тик якташларыбызны болар кызыксындырмый шул. Иң элек Уральскида “Алтын алма” базасы кызыксындыра аларны. Биредә - хәмер “оясы”. Очсызлы гына бәядән җаның күпме тели, шуның кадәр ал да кит!..
Әнә Әлмәттә яшәүче ике гражданин да 11 февраль көнне Уральскига үз автомобильләрендә килеп, берсе – чама белән 34 000 сумга 450 шешә, икенчесе - 21 000 сумга 438 шешә хәмер җыйган да Казахстаннның “яшел елан”ын алып сатудан байтак кына табышка өметләнеп, янә Әлмәткә кузгалган. Алыпсатарларны Бөгелмә районы Базаровка станциясе разъездында хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә тоткарламаган булса...
Әлбәттә инде, алыпсатарлар билгеләнгән үрнәктәге акциз маркалары булмаган хәмер продукциясеннән коры калды. Хәзер бу эш буенча административ тикшерү алып барыла.
Тарихи урыннарга сәяхәт кылырга яратучылар закон бозып матди хәлне яхшыртырга маташуларының ахыры хәерле булмавын белеп торсын иде дә бит...