Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан, алкогольле продукцияне ваклап сату турында айлык декларацияләр нигезендә булдырыла торган “Росалкогольрегулирование” форматындагы кварталлык декларацияләр проектларында Продукция төрләре классификаторы нигезендә продукция кодлары турында мәгълүматның дөреслеген тәэмин итү максатыннан чыгып, 2014 елның февраль ае өчен мәгълүматлар кабул иткәндә накладнойларның БАРЛЫК төрләре буенча (Ай башына калдыклар, Керем, чыгым, Сатып алучы кире кайтарган товар, Исәптән чыгару, Башка чыгымнар, Башка керемнәр, Эчке хәрәкәт), партияләр буенча (теркәү номерлары буенча), алкогольле продукциянең ваклап сатудагы әйләнешенең ни дәрәҗәдә дөрес итеп чагылдырылганлыгы тикшереләчәк.
Шул сәбәпле Сезнең тарафтан декларацияләр эшләүдә кулланыла торган программаларны яңарту зарурилыгы турында искә төшерәбез.