Россиянең иң яхшы дегустаторлары җиңүчеләрне билгеләде

2014 елның 22 феврале, шимбә

Узган атнада “Экспоцентр” үзәк күргәзмә үзәгендә “Продэкспо-2014” халыкара күргәзмәсе Дегустация конкурсына бөтен дөньядан 900 гә якын эчемлек тәкъдим ителде.

Конкурсның 16 нчы тапкыр уздырылуы инде бу. Анда, алкоголь тармагы лидерларын – чит илләр фермалары дилерларын һәм җитештерүчеләрне кертеп, 231 предприятие катнашты. “Столичный стиль компаниясеннән конкурсны оештыручылар әйтүенчә, катнашучылары саны буенча да, абруйлы жюри (аңа илебезнең иң яхшы дегустаторлары керде) хөкүменә тапшырылган үрнәкләр буенча да  конкурс, һичшиксез, Россиядә дегустацияләр лидерына әйләнде.

Бу ярышта катнашучы Франция, Италия, Испания һәм Португалия кебек илләр фирмалары саны сизелерлек ишәйде. Дегустация күргәзмә башланырга ике атна алданрак үткәрелде. Бу исә экспертларга тәкъдим ителә торган һәр продукция үрнәгенең сыйфатын һәм органолептик үзенчәлекләрен җентекләп бәяләү мөмкинлеге бирде.

Конкурста җиңгән эчемлекләр алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән билгеләп үтелде, аерым категорияләрдәге иң яхшы эчемлекләр “Звезда Продэкспо” медальләре белән бүләкләнде. Конкурсның иң югары бүләкләре – Гран-прига лаек дип танылды:

· Porto Messias Colheita 1964 портвейны (CAVES MESSIAS S.A. AND DELTA CLUB, Португалия)

· ОС Екатеринодар-30 коньягы ( «Новокубанское» ЯАҖ, Россия)

· KREMLIN AWARD  аракысы( «Лудинг» ҖЧҖ, Россия)

· Козацька Рада Класична аракысы("Национальная водочная компания" ҖЧҖ, Украина)

· ЯСЕНЬ ОСОБЫЙ ( «Немирофф водка Рус» ҖЧҖ, Россия)

· ТАТАРСТАН  аркысы( «Татспиртпром» ААҖ, Россия)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International