Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2014 елның 20 февралендә “Казан” агросәнәгать паркында эшчәлек алып баручы эшмәкәрләр өчен өйрәтү характерындагы семинар үткәрде

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Чараның максаты – халыкка хезмәт күрсәтү культурасын үстерү, азык-төлек товарларын сатканда кулланучылар турында закон бозуларны булдырмау.

Өйрәтү характерындагы семинарның көн тәртибенә  кулланучылар хокукларын яклау буенча законга, сөт ризыкларын сату үзенчәлекләренә бәйле мәсьәләләр керде. Семинарда катнашучылар игътибарына №88-ФЗ Федераль закон нигезендә расланган Сөткә һәм сөт продукциясенә техник регламент таләпләре; сөт һәм составында сөт булган ризыклар өлкәсендә төп терминнар  һәм билгеләмәләр турында җиткерелде. Тыңлаучыларга,  тормыштан мисаллар китереп, сәүдә челтәрләрендә ачыкланган сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырырдай сөт ризыклары сату очраклары турында сөйләнде, ялган атланмай, каймак, эремчек, кефир, куертылган сөт һ.б. үрнәкләре күрсәтелде.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә һәр җомга саен гади  халык һәм эшмәкәрләр өчен  кулланучылар хокукларын яклау турында законга кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча  атналык консультация өстәлләре оештырып килә.

Өйрәтү характерындагы семинарлар, нәтиҗәле булу сәбәпле, даими нигездә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International