Зеленодол муниципаль районының Васильево бистәсендә профилактик чаралар

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

2014 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Зеленодол муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүчеләрнең кулланучылар буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып кайбер профилактик чаралар үткәрде.

Иң элек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Зеленодол районының Васильево 2 нче урта мәктәбендә 8 сыйныф укучыларына лекция укылды. Мәктәп укучыларына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, 18 статьяга, сыйфатсыз товар сатып алу очрагында кулланучылар хокукларына тәфсилләп тукталып үтелде.

Шуннан соң “Восторг” ҖЧҖ кибетенең сәүдә бүлеге начальнигы катнашында Васильево шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләрне кабул итү оештырылды. Кабул итү барышында аяк киеме, планшет компьютер һәм кәрәзле телефон сыйфаты буенча мәсьәләләр каралды.

Профилактик чаралар барышында чараларда катнашучы барча кешегә “Мебельгә заказ бирү һәм әзерләү” дигән кулланучы белешмәлеге,  “Килешү шартлары​, туристның хокуклары һәм бурычлары, эш башкаручының җаваплылыгы” дигән турист белешмәлеге, “Pulse” газетасының чираттагы саны өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International