Ялган аракы белән сату итүчеләр дә закон нигезендә билгеләнгән минималь ваклап сату бәяләрен белә

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейдлар барышында гражданка Г.А. Муллагалиеваның  шәхси хуҗалыгында әледән-әле федераль махсус маркалары шик тудырган легаль булмаган хәмер продукциясен сатуы билгеләнде.  Шиккә нокта кую максатыннан чыгып, ханымнан 2014 елның 17 һәм 18 февралендә 250 сумнан “Русская береза” аракысы сатып алынды. Вакыйга булган урынны тикшерү барышында хуҗабикә   38 шешә аракысын үзе табып бирде. Шуның 6 шешәсе – Казахстан Республикасының Актүбә шәһәрендә җитештерелгән “Парламент” аракысы.

Барлык хәмер продукциясе дә экспертизага җибәрелде, “эшмәкәр” ханымга карата административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International