Алкогольле продукция сату буенча законсыз эшчәнлек алып барган бер хосусый эшмәкәр 2014 елның февралендә ике административ хокук бозуда гаепле дип танылды.
Беренчедән, хосусый эшмәкәрнең үз эшчәнлеген тиешле лицензиягә ия булмаган килеш кенә алып барганлыгы ачыкланды.
Икенчедән, хосусый эшмәкәрдән билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган Казахстан Республикасы предприятиесендә җитештерелгән алкогольле продукция тартып алынды. Чистай җәмәгать судьясы карары буенча хосусый эшмәкәр РФ КоАП 15.12 статьясының 2 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозуны кылуда гаепле дип танылды һәм 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җавапка тартылды.
Моннан тыш судлар карарлары нигезендә тартып алынган 0,5 литр сыешлыктагы 29 хәмер шешәсе конфискацияләнергә тиеш. Әлеге продукция алга таба ведомствоара комиссия карары белән юкка чыгарылачак.