“Росалкогольрегулирование”нең рәсми сайтында “Катылыгы 28 проценттан артып киткән алкогольле продукцияне сатып алу (импорттан тыш), җибәрү (экспорттан тыш) һәм ваклап сатуның иң түбән бәяләрен билгеләү турында” 28 гыйнвар, 2014 ел, №9 боерыгы басылып чыкты.
Әлеге боерык нигезендә, катылыгы 40 % булган 0,5 литр сыешлыклы бер шешә аракы бәясе 199-00 сум, 2014 елның 1 августыннан – 220-00 сум булачак. Боерык рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.