Теге яки бу бәйрәм алдыннан парфюмерия-косметика товарларына ихтыяҗ күзгә күренеп арта. Чөнки әйбәт бүләк бу. Тик йөз-кыяфәткә ямь өсти торган, йә булмаса хуш искә күмә торган әлеге товарларга карата да дәгъва-ризасызлыклар булгалый. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына бигрәк тә Яңа ел, 23 февраль һәм 8 Март бәйрәмнәреннән соң теге яки бу хуш исле товар сыйфатына дәгъва белдереп мөрәҗәгать итүчеләр саны ишәя.
Февраль аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының әйдәп баручы белгече тарафыннан “Южный” сәүдә-күңел ачу комплексында урнашкан “Л, Этуаль кибете һәм “Олимп” сәүдә үзәгендәге “Сәгадәт” ҖЧҖнең “Фелиз” кибете хезмәткәрләре өчен (барлык сменаларда эшләүчеләргә) ике семинар оештырылды.
Хушбуй сайлап алу – бәйрәм кебек. Үзеңә ошый торган хуш исне сайлаганда кәефеңнең күтәрелгәнен, вакытның ничек узганын сизми дә каласың. Тик хушбуйны бүләк көтүченең зәвыгын бик төгәл белгәндә генә бүләк итәргә кирәк. Бүләк хушбуйны һич кенә дә үз зәвыгың буенча алырга ярамый.
Парфюмерия товарлары үтә күренмәле булырга, һава температурасы –5 не күрсәткәндә болганчыкланмаска тиеш. Температура –5 тән түбән булганда болганчыклану күзәтелергә мөмкин, әмма –18–20 градуста бу кимчелекнең юкка чыгуы шарт.
Парфюмерия товарларының төсе һәм исе контроль үрнәкнең төсе һәм исенә туры килергә тиеш.