2014 елның 20 февралендә Питрәч район үзәгенең “Батыр” мәдәни-спорт комплексында Питрәч муниципаль районында сәүдә эшчәнлеге алып баручы хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре белән киңәшмә булып узды.
Киңәшмәдә Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Г.П.Товкалев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Р.Р.Ибраһимов, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасындагы идарәсе территориаль бүлеге, “Алкоторг”ның салым һәм пенсия хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә закондагы үзгәрешләр турында, РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлешендә һәм 15.13 статьясында күздә тотылган штрафлар күләменең артуы турында җиткерелде.
М.И.Егорова 2014 елның февраль ае өчен мәгълүматлар кабул иткәндә накладнойларның барлык төрләре буенча, партияләр (теркәү номерлары) буенча, алкогольле продукциянең ваклап сатудагы әйләнешенең ни дәрәҗәдә дөрес чагылдырылганлыгы тикшереләчәген билгеләп үтте һәм декларацияләр эшләүдә кулланыла торган программаларны яңарту зарурилыгын искә төшерде.
Киңәшмә эшлекле һәм конструктив рухта үтте.