2014 елның 27 февралендә “Казан” агросәнәгать паркы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм эшмәкәрләр өчен консультация өстәле оештырылды.
Чара халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү максатыннан чыгып үткәрелде.
“Казан” агросәнәгать паркында эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр игътибарына товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шул исәптән бәя белешмәлекләрен (ценник) эшләү, кулланучылар өчен тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү буенча таләпләр җиткерелде.
Кулланучылар исә сыйфатсыз товарны алыштыру яки кире кайтару тәртибе белән кызыксынды. Чарада катнашучыларның барлык сорауларына тулы җаваплар бирелде, шулай ук куллану товарлары һәм хезмәтләр күрсәтү базары эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дәгъваларны ничек итеп дөрес төзү турында мәгълүмат ирештерелде.
Казан территориаль органы белгечләре “Казан” агросәнәгать паркында эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен мондый чараларны һәр җомга саен 10.30дан 15.00 сәгатькәчә даими рәвештә уздырачак.