Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Күңел радиостанциясе аша Татарстан Республикасының җиде районында яшәүчеләргә (Чаллы территориаль органы) озакламый булачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында татар телендә сөйләшү булды
Бу көннең үзенчәлеге шунда – ул ел саен билгеле бер девиз белән үткәрелә. Быелгы девиз - “Мобиль элемтәдән файдаланучылар хокуклары өчен”.
Радио тыңлаучылар әлеге бәйрәм алдыннан уздырыла торган чаралар белән дә танышты. “Чаллы икмәге”, “Чаллы бройлеры”, “Просто молоко” кебек җирле җитештерүчеләр үзләре җитештергән продукциядән күргәзмә-дегустацияләр үткәрәчәк, базарларда һәм сәүдә үзәкләрендә кулланучылар, шулай ук оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр өчен “Түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, лекцияләр уздырылачак.
Студентлар һәм укучылар өчен “Үз хокукларыбызны яклый беләбезме?” дигән темага лекцияләр уздырылачак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы озакламый булачак әлеге бәйрәм белән котлап, барча кешене бу уңайдан үткәреләчәк чараларда катнашырга чакыра.