Хәмернең “кара” исемлеге

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Бер атнадан соң аракы е 15-17 процентка кыйммәтләнә. Шулай итеп, иң очсызлы ярты литр аракы бәясе 199 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителде бүген “Татарстан” ГТРК радио эфирында. Анда шулай ук кибеттә ялган аракыга юлыкмау юлларына да өйрәтелде. Республикада ГОСТ таләпләренә туры килми торган сыйфатсыз аракы бик еш һәм күп сатыла – шул исәптән, илебездә исемнәре яхшы мәгълүм җитештерүчеләр продукциясе  дә бу. Альбина Батыршина “кара” исемлек белән кайда танышырга мөмкин булуы турында сөйләде.

Спиртлы эчемлекләрне бик зур саклык белән сайлап алырга кирәк, дип кисәтә Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре. Узган елда якынча 1600 кеше ялган хәмер эчеп агуланган. Бу - рекорд, 2012 елдагыга караганда 40 процентка күбрәк. Гәрчә суррогатның зур күпчелеге кибет юлында “капкынга” эләгеп калса да. Шул рәвешле 1 миллион литр күләмендә сыйфатсыз хәмер кибет киштәләренә кадәр “килеп җитмәгән”. Шунысы гаҗәп: “самопал” гына түгел, исемнәре танылган җитештерүчеләрнең продукциясе дә кайчак экспертларда шик тудыра.

Игорь Марченко, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе:

- хәтта ки илебез сәнәгате флагманы булып торган “Кристалл” заводы да безнең тарафтан җаваплылыкка тартылды. Биредә ГОСТ таләпләренә туры килмәгән аракы җитештерелгән. Без моны ачыклап, Мәскәү суды хөкеменә тапшырдык.

Татарстан хәмерен дә ялганлап сату очраклары байтак. Мондый хәмер гадәттә “гараж эшмәкәрләре” аша үтә. Шешәсенә сыйфатсыз,  сәламәтлек өчен зыянлы спирт тутырылган, этикеткасы – рәсми сәүдә маркаларыныкы. Сүз уңаеннан, 11 марттан иң очсызлы ярты литр аракы бәясенең 199 сум торачагын искәртеп үтик. Хәер, сыйфатсыз продукция исемлеге хәмер белән генә дә чикләнми. Һәр ике консерв банкасының берсендә – канцерогеннар микъдары сәламәтлеккә зыян салырлык дәрәҗәдә. Хәтта сөт ризыклары да “сюрпризлы” булып чыгарга мөмкин.

Игорь Марченко, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе:

- Бик күп ризык ГОСТ таләпләренә туры килми. Бу продукция җирле җитештерүчеләребезнеке түгел, читтән кертелә торган. Консервлар сыйфаты начар.

Дәүләт алкоголь инспекциясендә даими рәвештә дегустацияләр үткәрелеп килә. Татарстанлылар кайсы ризыклар сыйфатына күбрәк канәгатьсезлек белдерә, шулар (төрле җитештерүчеләр продукциясе) кибетләрдән сатып алына. Профессионаллар бу ризыкларның тәмен татып, лаборатория шартларында аларга тикшерүләр үткәрә һәм сыйфаты иң яхшы, иң начар булганнарын ачыклый. Дегустация нәтиҗәләре ведомство сайтына урнаштырып барыла. Димәк, кибеткә юл тотканчы, шуларны укып алсагыз, әйбәтрәк булыр, дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International