Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Федераль үзәк тарафыннан төбәкләргә тапшырылган вәкаләтләрне тормышка ашыруга кереште. Шулай итеп, 5 мартта инспекция җитәкчесе урынбасары алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату кагыйдәләрен бозу (алар буенча җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлешендә күздә тотылган) турында 12 эшне карап тикшерде. Карап тикшерү йомгаклары буенча барлыгы 100 мең сумнан артыграк күләмдә штрафлар салынды. Хокук бозуларның күпчелек өлешенең алкогольле продукцияне төнлә сату булып торуы билгеләнде.