Федераль форматтагы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматындагы декларацияләргә төзәтмәләр кертү турында

2014 елның 7 марты, җомга

Ваклап сату оешмалары декларацияләренең товар җибәрүчеләр (җитештерүчеләр һәм күпләп сату оешмалары) декларацияләренә туры килмәү фактлары (айлык декларацияләргә төзәтү язулары кертү белән бәйле ТТН номерлары турында мәгълүмат ягыннан) ачыклануга бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

Республика хәмер базарының торышы турында айлык аналитик мәгълүматны оператив төстә әзерләү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматындагы айлык декларациягә төзәтмәләрне хисап чоры тәмамланганнан соң (5 эш көненнән соң) киләсе хисап чорында гына кертергә кирәк. Шул ук вакытта “Дата накладной” полясында төзәтү кертелгән хисап аеның беренче числосы; “Номер накладной” полясында ялгышы булган тиешле документ (накладной яки акт) номеры алдыннан өч рус хәрефе “И” -  (ИИИ) куела; “Примечание” полясында ялгышы булган тиешле документ  (накладной, акт) датасы күрсәтелә, натураль һәм бәяләтә алкогольле продукция күләме турында мәгълүматлардан торган поляларда төзәтмә күрсәтелә, ягъни ялгыш һәм дөрес мәгълүматлар арасындагы аерма күрсәтелә. Шул ук вакытта кимү  “минус” (-) билгесе белән күрсәтелә. Калган полялар билгеләнгән таләпләр нигезендә тутырыла.

“Росалкогольрегулирование” форматындагы кварталлык декларацияләрдә, “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләре күләмен куллану  турында декларацияләр тапшыру хакында” 09.08.2012 ел, №815 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, бу декларацияләрдә узган хисап чорында җибәрелгән ялгыш мәгълүматлар ачыкланганда, оешма хисап кварталыннан соң килүче квартал тәмамланганчы төәтелгән декларацияләр тапшыра.

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Мәгълүматлар базасыннан  “Росалкогольрегулирование” форматындагы кварталлык декларацияләрдә дөрес мәгълүматлар булдыру максатыннын чыгып, шуны хәбәр итәбез: Сез хисап кварталы дәвамында айлык декларацияләр тапшырган очракта Сезгә кварталлык декларацияләр проектларына һәр айда төзәтмә язулары кертелгән урыннарга тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк (бу төзәтмәләрне кертү мөмкинлеге бирердәй ”Раритет” программасын кулланып, версиясе 2.0.1.2, беренчел документлар нигезендәге күләмнәрдә, ТТН датасын, № күрсәтеп).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International