Мәгълүм булганча, футбол буенчадөнья беренчелегенә ярышлар Россиянең берничә шәһәрендә уздырылачак, шул исәптән безнең Казан шәһәренә дә бу бәхет елмайды. Билгеле бер инфраструктура вәкилләре, шул исәптән отельерлар - кунакханә хуҗалыгы хезмәткәрләре моңа нык сөенде.
Тик отельерлар өчен нәрсәне аңлата соң бу? Февраль урталарында “Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге” тарафыннан оештырылган семинар (анда әлеге иҗтимагый оешма, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре һәм, әлбәттә инде, отельләр һәм хостеллар белгечләре катнашты) нәкъ менә шушы мәсьәләгә багышлап уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле кунакханәләрдә хәмер продукциясе сатуга кагылышлы сорауларга җавап бирде. Мини-барлар аша хәмер сату мәсьәләсе аеруча зур кызыксыну тудырды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата махсус таләпләрнең №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясында күздә тотылганлыгын аңлатты.
Моннан тыш алкогольле продукцияне кунакханә номерларының мини-барлары аша сату, аерым алганда, хәмер продукциясен сату вакытын чикләү, хәмер продукциясен 18 яшькә җитмәгән затларга сатуны тыю кебек №171-ФЗ Федераль законда билгеләнгән тыюлар һәм чикләүләрне үтәү мөмкинлеге бирми.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, алкогольле продукцияне кунакханә номерларының мини-барларында ваклап сату №171-ФЗ Федераль закон таләпләренә җавап бирми, дип исәпли. Әмма, гамәлдәге законда алкогольле продукцияне шул рәвешле сату ысулына карата төгәл генә мөнәсәбәтнең булмавы сәбәпле, әлегә гражданнардан шикаятьләр алынганда гына чаралар күрә.