Легаль булмаган хәмер продукциясенә каршы көрәш

2014 елның 7 марты, җомга

6 мартта Әлмәт һәм Азнакайның каты көнкүреш калдыклары полигоннарында Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясе юк ителде. Шул рәвешле барлыгы 3825 шешә аракы авыр техниканың чылбырлы тәгәрмәчләре астында калды. Юк ителгән продукциянең ассортименты бай иде: Татарстан Республикасы территориясендә законсыз әйләнештән алынган аракы, коньяк.

Контрафакт продукциянең элеккеге хуҗаларына закон нигезендә җавап бирергә туры килде. Алар, товарлары конфискацияләнүдән тыш, билгеләнгән тәртиптә штраф түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International