Мини-бар - янә “Рюмочная”

2014 елның 11 марты, сишәмбе

- Без республика Хөкүмәтенә хәмер сата торган җәмәгать туклануы предприятиеләре (бар, кафе, рестораннар) өчен минималь мәйдан (кимендә 100 квадрат метр) билгеләү турында тәкъдим керттек, - дип аңлатып үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина. - Без шулай ук әлеге предприятиеләр сата торган хәмернең минималь бәясен арттыруны (кибетләрдәгедән 1,5 тапкырга кыйммәтрәк) тәкъдим итәбез. Мондый яңалыкның максаты – легаль булмаган алкогольле продукция күләмен киметү һәм закон нигезендә билгеләнгән хәмер сату вакытын чикләүне үтәү.

Татарстанда гамәлдә булып килә торган төнге “коры закон” нигезендә, 22.00дән 10.00 сәгатькә кадәр теге яки бу хәмер эчемлеген сатуның тыелуын исегезгә төшерик. Шул ук вакытта җәмәгать туклануы предприятиеләре: рестораннарга, бар, кафеларга бу кагылмый. Аларда спиртлы эчемлекләрне үзләренең эш режимы нигезендә – ягъни тәүлек әйләнәсендә диярлек сатарга була.

- Кафе һәм рестораннар башлыча “тәртипле” генә оешмалар булса, барларга карата бездә күп кенә сораулар туып тора, - ди Татьяна Хәбибуллина. - Бөтен хикмәт шунда: кайчандыр “Рюмочная-закусочная” булган хәмер чөмерү урыннары “җәмәгать туклануы предприятиеләре”нә әйләнү өчен исемнәрен “бар”га алыштырып, спиртлы эчемлекләрне төнге сәгатьләрдә  дә сатуларын дәвам иттерә. Кайберләренең мәйданы 20 квадрат метрга да тулмаган мондый барлар бүген кая туры килсә – шунда, шул исәптән торак йортларда (элекке лифтер бүлмәләре, ярым подвалларда һ.б) ачылып кына тора. Алар еш кына лицензиясез, суррогат хәмер белән сәүдә итә. Кызганычка, барларның мәйданнарына карата ГОСТ таләпләре юк. Элекке “рюмочная”лар минималь шартларны (өстәлләргә, пыяла савыт-саба, салфетка, янып торган элмә тактага һәм бәдрәфкә ия булу) үти, шуңа күрә без аларга лицензия бирүдән дә баш тарта алмыйбыз. Нәтиҗәдә закон кәгазьдә үтәлә, чынбарлыкта исә хәмер эчемлекләре төнлә дә, иртән-иртүк тә сатыла. Җитмәсә әле очсыз бәядән. Шулай итеп, кайберәүләр, тупас итеп әйткәндә, сәрхушләр  аны тәүлек әйләнәсендә чөмерү мөмкинлеге ала.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы әйтүенчә, тәкъдим ителә торган нормалар спиртлы эчемлекләр белән сату итүне җайга салучы закондагы “урау юлларны” юкка чыгару мөмкинлеге бирә. Моның, ахыр килеп, республикада эчкечелекне  һәм исерек хәлдә кылына торган җинаятьләр санын киметүгә ярдәм итәсе күздә тотыла.

2015 елның башыннан Россиядә 1,5 литрлы шешәдә хәмер (этил спирты микъдары 6 проценттан күбрәк булган) сатуга тыю кертүнең тәкъдим ителүен искәртеп үтик. Ә 2017 елның маеннан мондый шешәдәге теләсә кайсы алкогольле продукция сатуны тыю күздә тотыла.

Шуны да исегезгә төшерәбез: “Росалкогольрегулирование” боерыгы нигезендә, хәзер ярты литрлы бер шешә аракының минималь бәясе 199 сум тора. Ә 2014 елның 1 августыннан минималь бәя 220 сумга җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International