Татарстан Республикасы Зеленодол районының Васильево бистәсендә бер пенсионер ханымга Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең махсус приемнигында тәүлек буе сак астында утырырга туры килгән.
РФ КоАП 20.25 статьясының 1 өлеше нигезендә, гражданка Кузьмина Римма Николаевна административ кулга алу рәвешендә җәзага тартылган. Мондый җәзаны аңа җәмәгать суды көмешкә саткан өчен салынган административ штрафны алтмыш көн эчендә түләмәгән өчен билгеләгән. Шулай итеп, пенсионер ханым бер тәүлек “утырып” чыккач, штрафны ничек түләгәнен үзе дә сизми калган.