Халыкара җәмәгатьчелек ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Әлеге чара Берләшкән Милләтләр Оешмасы яклавында үткәрелә.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре базарларда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап лекцияләр, семинарлар, “ачык дәрес”ләр рәвешендә төрле чаралар уздыра. Кече һәм уртача бизнес вәкилләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законны аңлатып “түгәрәк өстәл”ләр, шулай ук өйрәтү характерындагы тематик семинарлар оештырыла.
Кулланучылар нинди хокукларга ия? Товарлар сатып алганда, хезмәтләр күрсүтүдән файдаланган өчен түләгәндә ничек алданмаска? Ваемсыз сатучыларга һәм хезмәт күрсәтүчеләргә ничек юлыкмаска? Судка ничек дәгъва гаризасы язып тапшырырга? Гамьсез эш башкаручы (хезмәт күрсәтүче) яки сатучы белән үзара килешүне ничек өзәргә? Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларына бәйле вәзгыять ниндирәк? 14 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәреләчәк Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган матбугат конференциясендә катнашучылар шушы һәм күп кенә башка сорауларга җаваплар ишетәчәк.
Матбугат конференциясе түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Декабристлар ур., 2 й., “Татмедиа” ААҖ.