Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан брифинг

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында территориаль орган җитәкчесе Вафина Гөлшат Тавис кызы  массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында брифинг  уздырды.

Брифингта Бөтендөнья кулланучылар  хокукларын яклау көненә әзерләнгән чаралар планы, тәгаенләп әйткәндә, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән кайсы көннәрдә “Түгәрәк өстәл”ләр үткәреләчәге, шулай ук җирле җитештерүчеләр продукциясенә дегустация үткәрү планнары  турында хәбәр ителде.

Территориаль орган җитәкчесе  Вафина Гөлшат Тавис кызы чарага йомгак ясап, шәһәрдә яшәүчеләргә котлау сүзләре ирештерде:

- Хөрмәтле чаллылылар, сезне Бөтендөнья кулланучылар  хокукларын яклау көне уңаеннан котлап, көнкүрештәге  барлык ихтыяҗларыгызның тулысынча канәгатьләндерелүен, агымдагы елда, шулай ук киләчәктә дә кулланучылар хокуклары һәм мәнфәгатьләрен бозу очраклары кимрәк булуын телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International