Мамадыш шәһәре Мәдәният йортында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында җирле җитештерүчеләр продукциясенә күргәзмә-дегустация үткәрелде.
Күргәзмәдә “Мамадыш РайПо”, “Мамадыш ЖКУ” ҖЧҖ, шулай ук “Просто молоко” Идарәче компаниясе ҖЧҖ үзләренең продукциясен тәкъдим итте.
Шулай итеп, шәһәрдә яшәүчеләр ризыкларның барлык төре - колбаса, сыр, икмәк, торт, сөт ризыклары һ.б сыйфатын бәяләү мөмкинлеге алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерә.