Зеленодол шәһәр прокуратурасы “Март” ҖЧҖ кибете эшчәнлегендә кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләренең ничек үтәлүенә тикшерү уздырды. Тикшерү ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре белән берлектә үткәрелде.
Тикшерү барышында директоры Светлана Евстигнеева исеменнән “Март” ҖЧҖ белән сатучы Елена Дарюшина арасында хезмәт килешүе төзелгәнлеге, аның нигезендә сатучыга индивидуаль матди җаваплылык йөкләнгәнлеге билгеләнде.
Әлеге сатучының яраклылык вакыты чыккан азык-төлекне ваклап сатуга юл куйганлыгы билгеләнде. Тикшерү вакытында 3,5 кг авырлыкта (гомуми бәясе – 927 сум) “Российская Дубки” колбасасының киштәдә искереп ятуы билгеле булды.
Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча Дарюшинага карата РФ КоАП 14.15 статьясы (товарларның аерым төрләрен сатуның билгеләнгән кагыйдәләрен бозу) нигезендә административ эш кузгатты.
Административ материаллар, карап тикшерү өчен, “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсенә җибәрелде.