2014 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре “Аврора-консультант” ҖЧҖ эксперт оешмасы белгечләре белән берлектә Казан шәһәренең “Олимп” яңа сәүдә комплексы бинасында (Зорге ур., 66 й.) Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдә булып килүче законны аңлату максатыннан консультация пункты оештырачак.
Теләге булганнарны 10.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр уздырылачак чарада катнашырга чакырабыз.