“Роспотребнадзор” идарәсенә асылда көнкүреш техникасының сыйфатсыз булып чыгуына заявкалар алына. Дәүләт алкоголь инспекциясе исә озакламый колбаса, эретелгән сыр һәм ит консервларын контроль сатып алу белән шөгыльләнә башлаячак. Бу хакта журналистларга бүген - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан сөйләп үтелде. Интернет-кибеттән сатып алынган товарны ничек кире тапшырырга, банклар иминиятләштерүне көчләп таккан очракта, нишләргә? Бу җәһәттән Альбина АСЫЛГӘРӘЕВА киңәшләре болайрак.
Бүген уенчыклар базарында чит илдән кертелгән товарлар бик күп. Асылда алар Кытайдан кертелә (80 проценты). Араларында сыйфатсызлары күп, шуңа күрә сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк, дип киңәш итә белгеч. Закон нигезендә, товар этикеткасында җитештерүче ил һәм фирма, уенчыкның нинди материалдан эшләнгәнлеге турында мәгълүматлар күрсәтелергә, язулары аңлаешлы булырга тиеш. Киресенчә икән, товар сыйфатсыз, дигән сүз.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия АРСЛАНОВА исә: Уенчыктан химия исе аңкып торса, моның формальдегид исе икәнлеген белеп торыгыз”, - дип кисәтә.
Узган елда “Роспотребнадзор” идарәсенә гражданнардан 7 меңнән артыграк мөрәҗәгать кергән. Башлыча болар – көнкүреш товарларының сыйфатсызлыгына шикаять. Төрле хезмәтләр – финанс, туристлык, транспорт һәм элемтә хезмәтләре күрсәтүгә дә шикаятьләр саны арткан.
“Роспотребнадзор”ның ТР дагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина ТРОФИМОВА: “Аванс түләвенең кире кайтарылмау очраклары, товар яздыру, җибәрүдә төрле кимчелекләр бар”, - ди. Узган елда өч очрак буенча эш суд хөкеменә тапшырылган. “Роспотребнадзор” идарәсе дәгъвалары канәгатьләндерелгән.
“Роспотребнадзор”ның ТР дагы идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге начальнигы Ирина ӘХМӘТШИНА әйтүенчә, хосусый эшмәкәр Белоусованың эше туктатылган. Ул мебель саткан, әмма үзенә йөкләнгән тиешле бурычларны үтәмәгән.
Хәзерге вакытта Интернет аша сату-алулар күбәйде. Әйтергә кирәк, Интернет челтәрендә дә кулланучылар хокукларын яклау законнары, чынбарлыктагы кебек үк, гамәлдә булып килә. Кайбер очракларда сатучыны гына табу һәм танып белүдә авырлыклар килеп чыгарга мөмкин.Чөнки теге яки бу товарга карата дәгъва төзелгәнче, сайтның юкка чыгу ихтималы юк түгел. Шуңа күрә сатып алучыларга уяурак булырга кирәк, дип киңәш итә белгечләр.
Хезмәтләр күрсәтү һәм товарлар сыйфатына карата барлык ризасызлык-дәгъваларны “Роспотребнадзор” идарәсе сайтына язып калдырырга яки эш көннәрендә 10.00 дән 17.00 сәгатькәчә 236-94-11 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.