14 март көнне Казанда Бөтендөнья кулланучылар көненә багышланган матбугат конференциясе кысаларында бу өлкәдәге белгечләр көн кадагына суга торган проблемалар турында сөйләде, сатып алучыларга ничек алданмаска икәнлеген өйрәтте.
Баксаң, смс-спамнар күпләрнең теңкәсенә тияргә өлгергән икән. “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге начальнигы Ирина Әхмәтшина әйтүенчә, мондый очракларда иң беренче чиратта кәрәзле элемтә операторына (абонент белән килешү төзегән) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә инде смс юлы белән җибәрелә торган спамнан реклама “исе” килсә – ФАС ка хәбәр юлларга.
Азык-төлек булмаган сыйфатсыз товарларны сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозуга карата шикаятьләр санының өстенлек итү тенденциясе сакланып кала икән. 2013 елда Казанның күпләп-ваклап сату базарларында сатыла торган уенчыклар тикшерелгән. “Кулланучылар хокукларын бозуларның башлыча Кытайдан кертелгән уенчыкларга бәйле булганлыгы ачыкланды, - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Арсланова. - Кызганычка, Чуашстан, Санкт-Петербург, Испаниядә фабрика шартларында җитештерелгән уенчыкларда да кимчелекләрнең барлыгы беленде. Россия җитештерүчеләренә карата административ эшләр кузгатылып, материаллар “Роспотребнадзор”га тапшырылды”. Сүз уңаеннан, сыйфатсыз товарлар исемлегенә эләккән уенчыкларның бер ай узгач та юкка чыкмаган химик матдәләр исенә ия булганлыгын искәртеп үтик.
2013 елда Дәүләт алкоголь инспекциясе куертылган сөт, “Краковская” колбасасы, пломбир, сосиска кебек ризыкларга тикшерү уздырган. 2014 елда исә ит консервлары тикшереләчәк. Көндәлек тормышта күренгәнчә, бу сегментта нормадан тайпылышлар күп. Шулай ук, ассортименты киңәюгә бәйле рәвештә, эретелгән сырлар, балалар өчен җитештерелә торган соклар, җирле, чит ил җитештерүчеләренең кондитер ризыклары тикшереләчәк.