Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләрне видео-кабул итү

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

2014 елның 18 мартында 10.00 сәгатьтә Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино авыл җирлеге Советы бинасында (Ленино-Кокушкино ав., Үзәк ур., 17 й.) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов тарафыннан гражданнарны видео-кабул итү үткәреләчәк.

Гражданнарны кабул итү  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче барлык мәсьәләләр буенча, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу  һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законга кагылышлы мәсьәләләр буенча уздырылачак.

Теләге булган барча гражданнарны видео-кабул итүдә катнашырга чакырабыз!

Кабул ителүгә алдан язылып кую өчен телефоннар:

(84367) 3-02-26; (843) 277-94-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International