Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән “2014-2020 елларга кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү” кече программасы-6 кысаларында иҗтимагый оешмалар һәм “Роспотребнадзор” ның ТР буенча идарәсе вәкилләре белән очрашу уздырды.
Очрашуда шулай ук “Кулланучылар берлеге һәм бәйсез экспертиза үзәге”, “Аргумент” ТР кулланучылар хокукларын яклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы, Чаллы җирле иҗтимагый оешмасы һ.б. оешмалар вәкилләре катнашты.
Очрашу нәтиҗәле булды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре хезмәттәшлек турында килешү төзергә тәкъдим итте. Аның кысаларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уртак консультацияләр, тематик семинарлар, “Түгәрәк өстәл”ләр уздырылачак. Чарада катнашучылар тәкъдимне хуплады, шунда ук көллияттә уртак семинар үткәрү турында килешүгә дә ирешелде.