2014 елның 15 марты – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре “Аврора-консультант” ҖЧҖ эксперт оешмасы белгече белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пунктын оештырды.
Бу көнне чараны оештыручыларга 20гә якын кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгать иткән барча кешегә мәгълүмати брошюралар һәм “Пульс” газетасының берничә саны (аларда куллану базары өлкәсендә бик күп сорауларга ачыклык кертелгән) өләшенде.
Чара барышында гражданнар арасында, “Мобиль элемтәдән файдаланучылар хокуклары өчен” дигән девиздан чыгып, мобиль элемтә хезмәте күрсәтү буенча сорашып белешү (Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә махсус эшләнгән анкета буенча) уздырылды.
Үткәрелгән чара барча кешенең дә күңеленә хуш килде.