Илдар Халиков Татарстанда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләргә контрольлек итү буенча Советның чираттагы утырышын уздырды

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләргә контрольлек итү буенча Советның чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.

Татарстан Премьер-министры гражданнарыбыз арасында хәмердән агулану, алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше  очраклары кимемәвен билгеләп үтте. Ул хәмер продукциясененең легаль  булмаган әйләнешен тыю буенча муниципаль берәмлекләр эшенең тиешенчә алып барылмаганлыгын да искәртте.

Илдар Халиков фикеренчә, легаль хәмерне сату күләме кимү белән гражданнарның суррогат продукциядән агулагу очраклары арту арасында турыдан-туры бәйлелек бар.

Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Премьер-министры тиешле ведомстволар вәкилләренә хәмер базары өлкәсендәге эшне тәртипкә салу буенча кайбер бурычлар йәкләде. Шул ук вакытта ул, балигъ булмаган  үсмерләрнең хәмердән агулануының һәрбер очрагы муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге дәрәҗәсендә карап тикшерелергә һәм анализланырга тиеш, дип басым ясап әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International