Посылкаларны адресатка тапшыру РФ Хөкүмәтенең 15.04.2005 ел, №221 карары белән расланган Почта элемтәсе хезмәте күрсәтү кагыйдәләре һәм “Россия почтасы” ФГУП 17.05.2012 ел, №114-п боерыгы белән расланган Эчке почта аша җибәрелә торган теркәүгә алынган посылка-хатларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе нигезендә хәл ителә.
Почта хезмәткәре посылканы сезгә посылка алганлыкка акча һәм комиссия түләгәч кенә бирә. Моңа кадәр сез посылканы җибәргән зат турында мәгълүматлар белән таныша, төрелмәсенә зыян килү-килмәвен, авырлыгының тиешенчә булу-булмавын тикшерә аласыз.
Уяу булыгыз: посылканы алганлыкка түләгәнче, аның тышкы “кыяфәтен” җентекләп барларга, факттагы авырлыгын күрсәтелгән авырлыгы белән чагыштырырга онытмагыз. Үзегезгә ташырылганчы, посылкада җитешсезлекләрне (тышчасына зыян килү яки авырлыгы җитмәү) ачыклау очрагында почта хезмәткәре сезгә бу кимчелекле посылканы ачып карауны тәкъдим итәргә тиеш.
Кимчелекле посылканы ачып караудан баш тартып, аны алуга ризалык белдерәсез икән, почта элемтәсе бүлеге хезмәткәре, посылка буенча извещениедә яки посылканың озату бланкында, дата һәм имзагызны куйдыртып, “Дәгъвам юк” дип яздыргач, посылканы үзегезгә тапшыра.
Посылканы ачып карауга ризалык бирсәгез, посылка ачыла һәм ачып карау нәтиҗәләре буенча акт төзелә, акт почта элемтәсе бүлеге хезмәткәре һәм сезнең имза белән имзалана.
Бу очракта акт күчермәсе посылкадагы әйберләр белән бергә адресатка, ягъни сезгә тапшырыла, шул ук вакытта посылка төрелмәсе (тышчасы), посылкага салынган әйбернең авырлыгы җитмәү, әйберне алыштыру яки бозу сәбәпләрен ачыклау буенча ведомство тикшерүе уздыру өчен, почта элемтәсе бүлегендә калдырыла.
Посылкадагы әйберләрнең заказга туры килмәве (ят әйберләрнең булуы һ.б) ачыкланганда, почта хезмәткәрләрен шаһитлар сыйфатында җәлеп итеп беркетмә тутыру өчен, полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк.
Шуннан соң почта яки посылканы җибәрүче исеменә дәгъва язу, хәтта судка дәгъва язып тапшыру кебек гамәлләр булырга мөмкин. Ягъни дөреслекне эзләү башлана, дигән сүз.
Шуны да игътибарыгызга җиткерәбез: “Россия почтасы” бүлекләренең эш сыйфатына ниндидер дәгъва-ризасызлыкларыгыз булса, “сыйфат линиясе” телефоны (8-800-2005-888 - Россия территориясендә - бушлай) аша яки “Россия почтасы” ФГУП сайты аша мөрәҗәгать итә аласыз.