Закон сүзенә колак салырга кирәк. Юкса.. Кайда нәрсә табасыңны, нәрсә югалтасыңны беркайчан да белеп булмый

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Закон сүзенә колак салырга кирәк. Юкса.. Кайда нәрсә табасыңны, нәрсә югалтасыңны беркайчан да белеп булмый.  Чаллыда намуссыз бер хосусый эшмәкәр законны санга сукмавы аркасында ярык тагарак янында утырып калган әнә...

Баксаң, А.Ф. Сәлахетдинов хосусый эшмәкәр сыйфатында теркәлеп, берничә сәүдә объектын арендага алган. Кечкенә генә бу кибетләр халык күп яши торган торак микрорайоннарда эшләп килгән.  Халыкка беренче чиратта кирәкле ризыклар белән беррәттән, төнге сәгатьләрдә тиешле лицензиясез хәмер продукциясе, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләре  дә сатмаган булса, эшләре әле һаман көйле генә барыр иде  югыйсә...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре А.Ф.Сәлахетдинов кибетләрендә гамәлдәге законны санга сукмау күренешләренә күп тапкырлар аяк чалып, судлар тарафыннан административ җаваплылыкка тарту турында  карарлар кабул ителде. Тик эшмәкәр, штрафлар түли-түли, законсыз эшчәнлеген дәвам иттерде.

Эшмәкәрнең, закон сүзенә колак салмыйча, мыштым гына эшләп ятуы контрольлек итүче органнарны һәм якын тирәдәге йортларда яшәүчеләрне  канәгатьләндерми, әлбәттә. Шуңа күрә сәүдә мәйданчыкларын арендага бирүчеләр - “Чаллы икмәге – II сәүдә йортыһәм “Тынычлык” ЯАҖ гә сансыз эшмәкәр белән аренда килешүләрен өзү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать ителде.  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының үз дигәнендә нык торуы һәм шәһәр хакимияте ярдәме нәтиҗәсендә аренда килешүе өзелде. Алга таба бу объектлар буенча аренда килешүләренә, гамәлдәге законны бозып алкогольле һәм спиртлы продукция сату очрагында, килешүләрне бер яклы тәртиптә өзү турында нигезләмәләр кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International