Суррогатны – чүплеккә! Казахстаннан китерелгән 1700 шешәдән артыграк ялган хәмер авыр техниканың чылбырлы тәгәрмәчләре астында калды. Бөгелмә полигонына китерелгән бульдозер тракторы аракы һәм коньяк шешәләрен шул рәвешле ватып-сытып, яраксызга чыгарды. Декабрь аенда үз машиналарында шик тудырган спиртлы эчемлекләрнең зур гына партиясен китергәндә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре тоткарлаган сәүдәгәрләрнең товары бу.
Хәсрәт бизнесменнар эчемлекләрне очсыз гына бәядән сатып җибәрергә уйлаган, әлбәттә. Алыпсатарларның шалкан бәясеннән алынган “идән асты” продукциясен сатып кесәләрен калынайтулары беркемгә дә сер түгел. Эчемлеге хет сыйфатлы булса икән әле, дип сыкрана Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре. Тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, матур шешә-этикеткалар артында агулы сыеклык “яшеренеп” ята.
Ялган хәмер җәмәгать суды карары нигезендә юк ителде. Контрафакт товарлы тартмалар чын мәгънәсендә җир белән тигезләнде.