Агымдагы елның март аенда Чаллы шәһәре мэры Васил Гаяз улы Шәйхеразиев тәкъдиме белән “Танышырга рөхсәт итегез” (“Разрешите представиться”) акциясе кысаларында торак йортларга йөреп чыгылды. Бу акциягә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, районнар хакимиятләре, идарәче компанияләр вәкилләре, участок полиция хезмәткәрләре һәм йорт буенча “старший”лар җәлеп ителде. Әлеге чараның максаты халыкның көнкүреш проблемалары белән танышу, аңлату һәм профилактик эше үткәрү, шулай ук законнарны санга сукмау очракларын ачыклау булды.
Чара барышында теге яки бу йортларда яшәүчеләр конкрет сәүдә нокталарында төнге сәгатьләрдә спиртлы эчемлекләр сатуга зар белдерде. Территориаль орган белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә әлеге сәүдә нокталарында контрольлек чаралары үткәреп, закон бозу фактларын ачыклады.