19 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының “Кайнар линия” телефоны аша алынган мәгълүмат нигезендә Нурлат шәһәренең Сәлимҗанов урамында урнашкан хосусый эшмәкәр кафесына “визит” ясалды.
Кафе белән танышу барышында эчемлекләр барында махсус рөхсәткә (лицензия) һәм товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә 5 шешә хуш исле йомшак эчемлек – “Аморе Шампанское-Сладкий персик” эчемлегенең сатуга куелганлыгы ачыкланды. Шул сәбәпле хуҗалык итүче субъектка административ хокук бозу турында беркетмә тутырылды, административ тикшерү алып барыла.
Әйтергә кирәк, Нурлат районында бердәнбер шундый очрак кына түгел инде бу. Февраль азагында Урта Камышлы авылында бер хосусый эшмәкәр кибетендә 6 шешә аз хәмерле эчемлекнең законсыз рәвештә сатуга чыгарылганлыгы билгеле булган иде. Ул чагында да белгечләр махсус рөхсәттән һәм товарны озату документларыннан башка гына алкогольле продукцияне ваклап сату факты буенча административ хокук бозу турында беркетмә тутырды, эш материаллары Татарстан Республикасы Арбитраж судына карап тикшерүгә җибәрелде.
Хосусый эшмәкәргә карата хәмер продукциясен конфискацияләү рәвешендә җәза чарасы күреләчәк.