Законны санга сукмыйча гына хәмер белән сәүдә итүче эшмәкәрләр саны көннән-көн күбәя. Аларның бер ишләре кичке сәгать уннан соң да кибет киштәсеннән сыра сатуларын дәвам итсә, икенче берәүләре гомумән дә лицензиягә ия булмаган килеш кенә градуслы эчемлекләр белән сәүдә итеп ята. Ел башыннан бирле республикабызда “Хәмер” операциясе үткәрелеп килә. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздыра. Шул рейдлар нәтиҗәсендә берничә йөз мең сумлык штрафлар “чәпәлде” инде. Чираттагы төнге тикшерүне Альбина Асылгәрәева күзәтте.