Ветеран янәшәбездә яши

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Җиңү” сүзе шәһәребедә яшәүчеләр өчен бик тирән мәгънәгә ия.  Исәннәр һәм һәлак булганнарның истәлеге, шатлык һәм кайгы күз яшьләре белән сугарылган ул. Дистәләрчә еллар узып, күпме буыннар алышынса да, илебезне фашист илбасарларыннан саклап калган фидакарь сугышчыларыбызны онытып буламы ?!

Ватаныбыз өчен гомерен дә кызганмаган фидакарьләребезнең истәлеген кадерләп саклау – һәркайсыбызның изге бурычы. Шуңа күрә район хакимиятенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре, Ветераннар советының беренчел оешмалары рәисләре, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре “Ветеран янәшәбездә яши” дигән шәһәр акциясе кысаларында шәһәребез ветераннарының өйләрендә булып, хәлләрен белеште. Эш нәтиҗәләре буенча ветераннарның гозерләре һәм үтенечләре гомумиләштерелде. Территориаль орган белгечләре мәсьәләләрне урында карап тикшерде, шулай ук ветераннарның язмача мөрәҗәгатьләре карап тикшерүгә кабул ителде.

Очрашулар җылы рухта узды, ә иң мөһиме - файдалы булды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ветераннарга нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International