Ютазы районы – янә игътибар үзәгендә. 2014 елның 19 мартында Ютазы районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә Ютазы – Азнакай автомобиль юлының 49 нчы чакрымында LADA 217230 машинасын “иярләгән” Түбән Кама шәһәрендә яшәүче берәүне тоткарлады. Автомобильне тикшерү барышында Түбән Кама егетенең Казахстан Республикасында җитештерелгән 420 шешә хәмер продукциясен китерүе ачыкланды. Әлбәттә инде, алкогольгә товарны озату документларының да, билгеләнгән үрнәктәге акцизларның да булмаганлыгы билгеләнде.
Беренче карашка, Казахстаннан китерелә торган алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнештә йөргәнлеген, мондый продукциянең сыйфаты ташка үлчим дәрәҗәсендә генә булганлыгын инде бөтен республика белеп бетерде кебек. Әмма... Закон сүзенә колак салырга күнекмәгән кайбер гражданнарыбыз үзләренең шикле бизнесын әле һаман туктатырга җыенмый.
Сүз уңаеннан, узган атнада 1000 шешәдән артыграк күләмдә хәмер продукциясенең законсыз әйләнештән алынганлыгын искәртеп үтик. Ачыкланган барлык фактлар буенча административ тикшерү эшләре алып барыла.