Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының кулланучылар базары торышы һәм аны үстерү проблемаларына багышланган киңәшмә

2014 елның 28 марты, җомга

2014 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы хакимияте бинасында җирле җитештерүчеләрнең алкогольле продукциясен, сыра һәм сыра эчемлекләрен, азык-төлек товарларын ваклап сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән киңәшмә булып узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  А.К.Латыйпов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары М.Р.Булгаков, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева, “Роспотребнадзор”ның Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре идарәсе территориаль бүлеге начальнигы М.Х.РәхимовТатарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге ИАЗ бүлекчәсе начальнигы В.М.Курилюк катнашты.

Чарада алкогольле продукция һәм сыра эчемлекләрен сату мәсьәләләре, контрольлек итүче органнарның агымдагы елның 2 айдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, алкогольле продукциянең әйләнеше, алкогольле продукциягә минималь бәяләр, алкогольле продукция һәм сыра продукциясен декларацияләү сроклары һәм декларацияләүдә бозулар буенча гамәлдәге закондагы үзгәрешләр тикшерелде. Алкогольле продукция, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату өлкәсендә, шулай ук азык-төлек товарларын сатуга бәйле законны санга сукмаулар игътибар үзәгенә алынды. Шулай ук балигъ булмаганнарга хәмер сату мәсьәләсенең бик кискен торганлыгы билгеләп үтелде. Рейдлар, тикшерүләр нәтиҗәләренең нәкъ менә шуны күрсәткәнлеге кат-кат искәртелде.

Киңәшмәдән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International